Төрле җирләргә таралып, шактый тотрыклы төркемнәр булып яшәүче татарларның киемнәре, әлбәттә, бер төрле генә булып формалашмаган. Һәр төркемнең үзенә генә хас тарихы булган кебек, аларның гадәти киемнәрендә дә үзенчәлекләр бар. Бу үзенчәлекләрнең барлыкка килүенө табигать үзе, икътисади шартлар, дин һәм күрше халыклар белән аралашу бик нык тәэсир итә. Һәрхәлдә, XIX йөзнең урталарына кадәр татар халкының гадәти киеме җирле билгеләрен шактый тотрыклы саклый. Бу бигрәк тә хатын-кызлар киемендә (күлмәкләренең бизәлүендә, баш киеме формаларында) сизелә.
Борынгы өс киеменең уртак билгесе булып аның монументаль стиле санала: озын һәм киң, тоташ буйлы, җиң төпләренә кештәкләр куеп утырткан озын җиңле күлмәк; киң чабулы, озын тышкы кием һ.б. Хатыннар өс киемен билгә кадәр төшеп торган укалы изү яки тәңкәле түшлекләр, киң беләзекләр, олы алкалар, катлаулы баш бәйләгечләре бизәгән. Гомумән, бу борынгы кием комплексына катлы-катлы өс һәм баш киеме хас була.
Татар халык киеме XIX йөзнең икенче яртысында икътисади үзгәрешләр, сәүдә мөнәсәбәтләренең киңәюе, яшь татар буржуазиясенең дөньяга чыгуы (халыкның милләт буларак формалашу дәвере) татар халкының гадәти өс киеменә дә үзгәреш кертә. Ул үзенең элеккеге урынчылык билгеләрен җуя башлый. Капиталистик товар алмашу мөнәсәбәтләренә һәм киңрәк аралашуга күчә барган саен төрле җирдә яшәүче татарларның киеме уртак, нормалашкан формаларын кабул итә. Нәтиҗәдә яңа, нәфис стильдәге татар милли киеме барлыкка килә. Моңа фабрика тукымаларының, бигрәк тә ситсаның киң таралыш алуы да этәргеч була. Бу яңа стиль кием формаларында Аурупа модасына яраклашу сизелсә дә, аларның нигезендә халыкның борынгыдан килгән кием төрләре ята. Кайбер төркемнәрдә бу киемгә җирле, ягъни үз җирлегендә барлыкка килгән үзенчәлекле вариантлар да өстәлә. Бу бигрәк тә хатын-кызның өс киемендә сизелә.
Яңа кием стиленә күчү барлык төркемнәрдә дә тигез булмый. Керәшен татарлары исә яңа кием стилен бөтенләй дә кабул итмиләр. Казаннан ерак яшәгән этник төркемнәрдә, мәсәлән, Ука-Сыры елгалары бассейннарында яшәүче татарларның (мишәрләрнең) өс киемнәрендә урынчылык билгеләре XIX йөзнең ахырына кадәр (өлкәнрәк яшьтәге хатыннар киемендә бигрәк тә озак) яшәп килә. Шулай да XX йөз башларына яңа стильдә нормалашкан милли кием татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә таралып өлгерә. (Фәкать керәшен татарларының өс киеме генә борынгы стилен саклап кала.)
Бүген безнең халыкның күпчелеге әнә шул XX гасыр башындагы милли кием төрләрен һәм формаларын гына хәтерли. Аңа кадәр ничәмә-ничә йөз еллар буе яшәп килгән һәм күпме төбәкнең үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салым, кызганычка каршы, халыкның хәтереннән чыккан...
Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән бу хезмәттә безнең бурыч—төрле төбәкләрдә (Урта һәм Түбән Идел, Ука-Сыры бассейннарында, Уралда һәм Себердә) яшәүче татарларның традицион, шул җөмләдән борынгы стильдә тегелгән кием үрнәкләренең кайберләрен киң җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә мәдәният-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләргә җиткерү.
Билгеле булганча, халык киеме хакындагы мәгълүмат алай ук аз түгел, шактый. Әйтик, XVI—XVIII йөзләргә караган Аурупа сәяхәтчеләренең (Герберштейн, А. Олеарий, Корнелий де Бруин) язмаларында татарларның өс киемен чагылдырган кайбер мәгълүматлар бар.
XVIII йөзнең икенче һәм өченче чирекләрендә безнең өс киемнәребез хакында белешмәләр фәнни хезмәтләрдә, бигрәк тә Рәсәй халыкларының мәдәни көнкүрешен өйрәнү максаты белән оештырылган академик экспедиция әгьзаларының (Г. Ф. Миллер, И. Георги, И. Лепехин һ.б.) хезмәтләрендә очрый. XIX йөзнең беренче яртысында Казан татарларының өс киемен тасвирлаган кыйммәтле материал К. Фукс, ә XIX йөзнең соңгы чирегендә Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Вячеслов хезмәтләрендә бар.
Совет елларында чыккан хезмәтләр арасында беренче чиратта Н. И. Воробьевның Казан татарларының матди мәдәниятенә багышланган хезмәтләрен күрсәтергә кирәк: анда халык киеменә һәм хатын-кызларның бизәнү әйберләренә автор зур игътибар бирә. Соңгарак, инде безнең заманда Казан татарлары, мишәр, керәшен һәм Пирем, Себер, Касыйм татарларының этнографиясенә багышланган фәнни хезмәтләр дөнья күрде. Аларда да традицион киемгә шактый зур урын бирелгән. Болардан тыш, Казан татарларының бизәнү әйберләренә һәм, гомумән, декоратив сәнгатен өйрәнүгә багышланган хезмәтләрне дә күрсәтергә мөмкин. Ләкин татар халкының традицион, гадәти киемен, аның урынчылык билгеләрен чагылдырган гомум хезмәтнең дөнья күргәне юк әле.
Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Мәсәлән, камзулның түбәндәге вариантларын күрсәтергә мөмкин: озын һәм кыска буйлы, җиңсез, терсәктән җиңле, ябык яки ачык изүле, өч, биш, җиде билле һ.б.
Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Мәсәлән, кара казакига күнеккән ир-ат, олыгая төшкәч, казакины ак тукымадан да тектерә. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.
Өс киеменең гадәти өлгеләре ирләр һәм хатыннар өчен дә башлыча бер үк булып, аларның аермасы фәкать өстәмә детальләрендә генә (озынлыгында, төсендә, декоратив алымнарында) чагыла.
Комментариев нет:
Отправить комментарий